Дәүләт комитеты Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре транспорт предприятиеләре гаризаларын карый.
Бүген бу муниципалитетларда пассажирлар йөртүгә тарифларны яңадан карау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов, Яр Чаллы шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетлары вәкилләре һәм автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова тарифларны яңадан карап чыгу өчен гариза рәсмиләштерү буенча кисәтүләрне бетерү кирәклегенә күрсәтте.