Коммуналь предприятиеләр җитәкчеләренә

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

      «Кодекс» консультация үзәге җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыру кагыйдәләрен яңартуга, шулай ук типик документларның яңа рәвешләрен раслауга әзерләнүче документларны раслауга бәйле рәвештә, 10 нчы июльдә «Коммуналь челтәрләргә тоташтыру: яңа кагыйдәләр һәм актуаль практика» дигән Бөтенроссия гамәли вебинарының онлайн-трансляциясен оештыра. 
     Докладлар белән Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт, «Партер»ТКХ өстәмә белем бирү үзәге вәкилләре чыгыш ясаячак. 
       Карала торган сораулар исемлеге һәм катнашучыларны теркәү өчен аңлатма Кушымтада тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International