Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшчә штаб утырышы булды

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды. Киңәшмәдә «ЕРЦ- «Татэнергосбыт» ҖЧҖ, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «ТР МК каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, Яңа Чишмә, Кукмара һәм Түбән Кама муниципаль районнары башкарма комитетлары, «Экосервис» АҖ, «Гринэко» ҖЧҖ,  «СанТэкСервис» ҖЧҖ вәкилләре һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары катнашты.

   Муниципаль башкарма комитетларның вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап тотты.  Муниципаль берәмлекләрнең төп проблемалары: кече торак пунктларга керү юллары булмау, контейнер мәйданчыкларының җитәрлек булмавы, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча түләү хисаплау мәсьәләләре.

    ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова муниципаль районнарның башкарма комитетларына халык саны, муниципалитетларның коммерция һәм бюджет учреждениеләре турындагы мәгълүматларга төзәтмәләр кертергә кушты. Төбәк операторларына районнарның юридик затлары белән килешүләр төзү эшен көчәйтергә кирәклеге турында әйтелде. Каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча транспорт хезмәтләре күрсәтүче компанияләргә хисапларны тәгаенләштерү зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International