Бүген видеоконференцэлемтә режимында тарифларны җайга сала торган төбәк органнары белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнашты.
Киңәшмәдә бөтен ил буенча уртак проблемалар турында фикер алышу һәм бердәм позиция эшләү өчен тарифларны җайга салу органнарының гомуми сайтын булдыру, шулай ук эксперт фикерен формалаштыру өчен тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләрен анализлау буенча фикер алыштылар.
Чарада катнашучылар мондый форматтагы киңәшмәне ике атнага бер тапкыр үткәрергә карар кылды.