Җылылык белән тәэмин итүнең бәя зоналарында эшләүнең юридик һәм икътисадый үзенчәлекләре

2020 елның 9 июне, сишәмбе

2020 елның 17 июнендә «Җылылык белән тәэмин итүнең бәя зоналарында эшләүнең юридик һәм икътисадый үзенчәлекләре» дигән Бөтенроссия гамәли вебинар узачак.  

Фикер алышу темалары арасында:

* Җылылык белән тәэмин итүнең бәя зоналарында хокукый җайга салу үзенчәлекләре;

* Җылылык энергиясе базарының максатчан моделен гамәлгә кертү буенча төп тәкъдимнәр (Россия Энергетика министрлыгының 14.09.2018 ел, № 770 боерыгы).

* Бәя зоналарында җирле үзидарә органнарының һәм җылылык белән тәэмин итүче бердәм оешма хокуклары, бурычлары һәм җаваплылыгы;

* Җылылык белән тәэмин итүнең бәя зоналарында җылылык белән тәэмин итүче бердәм оешма эшчәнлегенә карата таләпләр;

* Җирлекләрнең, шәһәр округларының җылылык белән тәэмин итү системаларын үстерү һәм җылылык белән тәэмин итү схемасын гамәлгә ашыру өчен җылылык белән тәэмин итүче бердәм оешма һәм җирле үзидарә органы арасында җылылык белән тәэмин итү схемасын үтәү турындагы килешүнең мөһим шартлары;

* Бәя зоналарында җылылык белән тәэмин итү схемаларын эшләү, раслау һәм актуальләштерү үзенчәлекләре (16.03.2009 ел, № 276 РФ Хөкүмәте карары);

* Тоташтыру, торгызу (яңадан рәсмиләштерү) шартларын үзгәртү, җылылык йөкләнмәләрен бүлү, системаның ягулык чорына әзерлеге өчен җаваплылык, җылылык энергиясе чыганакларын һәм челтәрләрне эксплуатацияләүдән чыгару.

 Вебинарда катнашуны раслау өчен проект координаторлары белән элемтәгә керергә кирәк:                 

Золин Юрий Михайлович, тел.: 8 (800)200-11-81(өст. 600), моб.: +7 (903)126-66-01, +7 (977) 967-37-84, e-mail: zolin@od-group.ru

Гобәйдуллин Ильяс Максут улы, тел.: 8 (800)200-11-81(өст. 256), моб.: +7(905)574-97-84, e-mail.: ilyas@od-group.ru

8 (800)200-11-81 Россия буенча шалтырату бушлай

Вебинарга www.upravlenie-gkh.ru сайтында теркәлергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International