Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау һәм модернизацияләү турында «Коммунальный комплекс России» дигән айлык эшлекле журналга язылу башланды.
«Коммунальный комплекс России» журналы – ТКХ тармагының иң абруйлы федераль басмаларының берсе, тармакның иң тулы спектрына караган актуаль мәсьәләләрне һәм проблемаларны яктырта. Журналда тармакның әйдәп баручы экспертларыннан күзәтүләр, анализ, практик тәкъдимнәр һәм киңәшләр, куелган бурычларны хәл итүнең уңай тәҗрибәсе басыла.
Журналда предприятие һәм оешмаларның нәтиҗәле эше өчен кирәкле һәм оператив мәгълүмат тупланган:
- законнардагы яңалыклар;
- икътисадый вәзгыятьне һәм техник чишелешләрне анализлау;
- алдынгы эшләнмәләр һәм заманча технологияләр;
- җиһазлар базарларына күзәтү.
Журналда яктыртыла торган мәсьәләләр спектры белән аның http://gkhprofi.ru/ рәсми сайтында басма номерларының эчтәлеген карап танышырга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен әлеге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
8(499) 372-10-39, +7 (985) 189-20-09, Клюшкин Дмитрий Юрьевич, e-mail: infompr@upr-gkh.ru