ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә татарстанлыларның еш бирелә торган сорауларына җаваплар бастыруны дәвам итәбез. Республикада яшәүчеләрнең күпчелеген Татарстан Республикасы территориясендә җылылык энергиясенә тарифлар ни өчен төрле һәм аның күләме нәрсәгә бәйле, дигән сорау борчый.
Җавап:
Җылылык энергиясенә тарифлар Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы федераль закон, Россия Федерациясе Салым кодексының 25 бүлеге, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәя билгеләү турында» 2012 елның 22 октябрендәге 1075 номерлы карары һәм Федераль тарифлар хезмәтенең 2013 елның 13 июнендәге 760-э номерлы боерыгы белән расланган Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы бәяләрне (тарифлар) исәпләү буенча методик күрсәтмәләр нигезендә билгеләнә.
Җылылык энергиясенә тарифлар җылылык энергиясе белән тәэмин итүченең һәркайсы өчен индивидуаль билгеләнә.
Җылылык белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтү бәясе әлеге хезмәт күрсәтүнең технологик процессларына (җылылыкны эшләп чыгару ысулына, казаннарның характеристикасына, җиһазларның йөкләнеш дәрәҗәсенә, җылылык челтәрләренең озынлыгына, төп фондларның тузу дәрәҗәсенә, җылылык энергиясе җитештерүнең исәпләмә күләменә һ.б.) бәйле.
Тулырак мәгълүмат Дәүләт комитеты сайтының «Тарифлар» бүлегендә.