22-23 нче июнь көннәрендә «Коронавирус пандемиясе шартларында бурычларны түләттерү механизмнары» онлайн-семинарлары гамәли сессиясе узачак. Оештыручы – «Управление ЖКХ» мәгълүмат порталы.
Чара кысаларында түбәндәге мәсьәләләр күтәреләчәк:
- бурычларны түләттерү буенча судтан тыш эшчәнлек;
- ТКХ өчен суд аркылы уңышлы түләттерү кагыйдәләре;
- бурычлылар белән эшләүдә формаль булмаган алымнар;
- КФЙ милекчеләре белән эшләү – түләү дисциплинасы;
- бурычлар белән эшләү ысулы буларак бөлгенлек;
- бурычлылар белән эшләү элементы буларак коллекторларны җәлеп итү;
- бурычларны һәм пеняларны исәпләү;
- хакимият органнарыннан ТКХ предприятиеләренә ярдәм.
Онлайн-трансляция кысаларында экспертларга махсус чат аша шәхси профильле сораулар бирү һәм компетентлы җаваплар һәм практик киңәшләр алу мөмкинлеге булачак.
Өстәмә мәгълүмат 8(800) 200-11-81 телефоны буенча (Россия буенча шалтырату бушлай).