2019 ел, 2020 елның 1 кварталы һәм апреле өчен җайга салынулы оешмалар тарафыннан инвестиция программаларын үтәү нәтиҗәләрен карау мәсьәләсе буенча ВКС режимында эшлекле киңәшмә узды

2020 елның 5 июне, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә, төзелеш министры урынбасары Илдус Насыйров катнашында, «Водоканал» МУП, «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ, «Индустриаль Парк-Сервис» ИК» ҖЧҖ, «Казэнерго» АҖ кебек җайга салынулы оешмалар белән 2019 ел, 2020 елның 1 кварталы һәм апрель ае өчен инвестиция программаларын үтәү нәтиҗәләрен карау мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында эшлекле киңәшмә узды.

   Җайга салынулы оешмалар планлаштырылган эшләр үтәлеше турында хисап тотты. Лариса Хәбибуллина планлаштырылган эшләрнең тулысынча үтәлмәве һәм инвестиция программаларының еллык планнарына төзәтмәләр кертү кирәклеге турында кисәтүләр җиткерде. Шулай ук ул, инвестиция программалары үтәлешенә ай саен контроль дәвам итәчәк, дип тә белдерде. Моннан тыш, 2020 елның июнь һәм июль айларында, инвестиция программаларында каралган чаралар үтәлешен тикшереп тору максатларында, Төзелеш министрлыгы һәм Сәнәгать министрлыгы белән берлектә сәфәрләр планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International