Бүген Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә пассажирлар йөртүгә тарифларны яңадан карау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов, Яр Чаллы шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетлары вәкилләре, автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә мәсьәләләрне оператив карау һәм проблемаларны хәл итү максатларында видеоконференция режимында үткәрелде. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова тарифларны яңадан карап чыгу өчен гариза рәсмиләштерүдәге кисәтүләрне бетерү кирәклегенә күрсәтте. Моннан тыш, Лилия Борисова билгеләп үткәнчә, башкарма комитетлардан гаризада шәһәрнең барлык транспорт предприятиеләре документациясен теркәргә кирәк.
«Дәүләт комитеты барлык муниципалитет өчен тарифны бер генә предприятие документлары нигезендә билгели алмый», – диде ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова.