Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штабның чираттагы утырышы булды

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды. Киңәшмәдә «ЕРЦ- «Татэнергосбыт» ҖЧҖ, «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «ТР МК каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, Әлмәт, Балтач һәм Нурлат муниципаль районнары башкарма комитетлары, «Экосервис» АҖ, «ПЭК» ҖЧҖ вәкилләре һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары катнашты.

      Муниципаль башкарма комитетларның вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап тотты.  Муниципаль берәмлекләрнең төп проблемалары: кече торак пунктларга керү юллары булмау, юридик оешмалар белән каты коммуналь калдыклар чыгаруга төзелгән килешүләрнең түбән проценты, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча түләү хисаплау тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр.

     ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова муниципаль районнарның башкарма комитетларына, финанс чыгымнары каты коммуналь калдыкларны барлыкка китерүчеләрнең барысына да кагылсын өчен, районнарның барлык юридик затларына төбәк операторлары белән килешүләр төзүдә ярдәм итәргә кушты.

            «ПЭК» ҖЧҖ, «Экосервис» АҖ вәкилләре 2019 елгы, 2020 елның 1 кварталындагы эшчәнлек һәм 2020 елга планнар турында хисап белән чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International