Татарстан Республикасында, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәге арасындагы килешү кысаларында, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты ярдәмендә Тарифларны җайга салу мәктәбен ачу планлаштырыла.
Тарифларны җайга салу мәктәбенең максаты: эшчәнлекләре тарифларны (бәяләрне, өстәмәләрне) дәүләт тарафыннан җайга салуга туры килә торган Россия икътисадының төп тармаклары һәм секторлары оешмалары җитәкчеләрен һәм әйдәүче белгечләрен һөнәри яңадан әзерләү. Шулай ук Россия Федерациясенең тариф законнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү дә башкарылачак.
Электр энергетикасы, ТКХ һәм башка тармак белгечләре һәм идарәчеләре тарифлар хасил итү өлкәсендә өстәмә белем алырга, бу өлкәдәге проблемаларны хәл итәргә, тарифларның нигезле булуына экспертиза үткәрү күнекмәләрен алырга мөмкин. Тарифларны җайга салу мәктәбендә тарифларны җайга салу өлкәсендә эшләргә теләүче урта һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар да укый ала.
Белем бирү процессында лекцияләр, семинарлар, гамәли дәресләр, эшлекле уеннар, вәзгыятькә бәйле бурычлар хәл ителәчәк.
Квалификация күтәрү курсын Татарстан Республикасы белгечләре генә түгел, Россиянең башка төбәкләре белгечләре дә уза алачак.
Сораулар һәм тәкъдимнәр e-mail: Pressa.kt@tatar.ru яки (843) 221-82-34 телефоны буенча кабул ителә.