Бәяләр, сәүдә кагыйдәләре һәм ТАССРда халыкка күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар үтәлешен контрольдә тоту буенча шәһәр (район) комиссиясе турында нигезләмә раслау хакында

2020 елның 31 мае, якшәмбе

       ТАССР Министрлар Советының «Бәяләр, сәүдә кагыйдәләре һәм Татарстан АССРда халыкка                        күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар үтәлешен контрольдә тоту буенча шәһәр (район)    комиссиясе турында нигезләмә раслау хакында» 1972 елның 1 июнендәге 268 номерлы карары

 

    КПСС Үзәк Комитеты  һәм СССР Министрлар Советының 1971 елның 14 июнендәге 378 номерлы «Халык  куллана торган товарларга һәм  халыкка күрсәтелә торган хезмәтләргә  ваклап сату бәяләре һәм тарифлар  билгеләү практикасын яхшырту  чаралары турында» карарын үтәү максатында һәм РСФСР Министрлар Советының 1967 елның 29 декабрендәге 16873-355 номерлы хаты нигезендә Татарстан АССР Министрлар Советы КАРАР БИРӘ: 

   Бәяләрне, сәүдә кагыйдәләрен һәм Татарстан АССРда халыкка күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифларны үтәүне контрольдә тоту буенча шәһәр (район) комиссиясе турында кушымтада бирелгән нигезләмәне расларга.

Нигезләмәдә түбәндәгеләр күздә тотыла:

   Бәяләрне, сәүдә кагыйдәләрен  һәм халыкка күрсәтелә торган  көнкүреш һәм коммуналь хезмәтләргә  булган тарифларны бозу күренешләренә каршы көрәш чараларын көчәйтү максатларында, бәяләр, сәүдә кагыйдәләре һәм Татарстан АССР халкына күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар үтәлешен җирле хезмәт ияләре депутатлары советлары исәбендәге Хезмәт ияләре депутатлары шәһәр (район) советлары башкарма комитетлары һәм иҗтимагый оешмаларның вәкилләре тарафыннан контрольдә тоту буенча шәһәр (район) комиссияләре төзү.

   Комиссиянең төп  бурычлары – сәнәгать, азык-төлек  товарларына һәм җәмәгать туклануы  предприятиеләре продукциясенә билгеләнгән тәртиптә расланган ваклап сату бәяләренең, сәүдә кагыйдәләренең, көнкүреш һәм коммуналь хезмәтләргә тарифлар куллануның үтәлешен даими җәмәгать контролендә тоту. Күпләп һәм ваклап сатучы оешмалар һәм предприятиеләр тарафыннан билгеләнгән бәяләр, өстәмә бәяләр, ташламалар, өстәмәләр һәм сәүдә кагыйдәләре үтәлүен тикшерү, шулай ук халыкка күрсәтелә торган көнкүреш һәм коммуналь хезмәтләргә бәяләрне һәм тарифларны дөрес куллануны контрольдә тоту.

  Бәяләр, сәүдә кагыйдәләре  һәм хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар үтәлешен контрольдә тоту буенча шәһәр (район) комиссиясе бәяләр һәм тарифлар арту нәтиҗәсендә алынган керемне бюджет кеременә алу турындагы тәкъдимне билгеләнгән тәртиптә ТАССР Министрлар Советы бәяләр бүлегенә кертергә хокуклы була.

 Комиссия ТАССР Министрлар Советының бәяләр бүлеге каршындагы ведомствоара комиссия белән килештереп, комиссия тарафыннан раслана торган квартал (еллык) планнары буенча үз эшен башкара.

Документ белән тулырак итеп әлеге сылтама буенча таныша аласыз:

https://kt.tatarstan.ru/rus/istoriya-tarifnoy-politiki-v-respubliki-tatarstan.htm

Тэги: бәя карар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International