Электр челтәре өлкәсендә җайга салуның яңа кагыйдәләре турында

2020 елның 29 мае, җомга

       2020 елда электр челтәрләре оешмаларына карата таләпләр һәм тарифларны җайга салу принциплары сизелерлек үзгәрә. 2020 елның 1 нче июленнән башлап Чыгымнарны һәм югалтуларны исәпкә алуның яңа кагыйдәләре, Электр челтәрләре объектлары милекчеләренә чыгымнарны компенсацияләү буенча яңа кагыйдәләр, исәпкә алу приборларын урнаштыру буенча яңа таләпләр расланачак. Территориаль челтәр оешмаларының яңа критерийлары һәм электр энергиясен тапшыруга тарифларны исәпләү буенча яңа методика кабул итүгә әзерләнә.

     Төбәкнең җайга салу органнары һәм ҖҮИ органнары, электр челтәрләре компанияләре, электр энергиясен кулланучы предприятиеләр белгечләрен яңа кагыйдәләрне куллану практикасы турында актуаль мәгълүмат белән тәэмин итү өчен, 19 нчы июнь көнне «Кодекс» консультация үзәге «2020 елның 1 нче июленнән башлап электр челтәре эшчәнлеген җайга салу: таләпләр, критерийлар һәм тарифлар» дигән Бөтенроссия гамәли вебинарының онлайн-трансляциясен оештыра.

       Вебинар эшендә тармак законнарын эшләүчеләр, Россия МФХ һәм РФ Энергетика министрлыгы экспертлары катнашачак.

       Координаторлардан тулырак мәгълүмат:

Степанова Марина Александровна – (925) 232-12-88, stepanova@kodeks.msk

 Раевский Алексей Сергеевич – (903)  533-41-18,      raevsky78@mail.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International