Бүген читтән торып ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы узды. Идарә әгъзалары тарафыннан Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең сылтама буенча урнаштырылган 27.05.2020 ел, №7 көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 10.10.2013 ел, № 6-26/тп карары Идарә тарафыннан гамәлдән чыккан дип танылды;
15.3, 15.4, 15.5 пунктлардагы мәсьәләләр Идарәнең киләсе утырышына калдырылды.
Тикшерелгән мәсьәләләр буенча Дәүләт комитеты тәкъдим иткән дәрәҗәдә карарлар кабул ителде, барлык оешмалар тарафыннан килештерү кәгазьләре җибәрелде. Карарлар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.