Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшчә штабның чираттагы утырышы булды

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды.   Киңәшмәдә «ЕРЦ- «Татэнергосбыт» ҖЧҖ, «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «ТР МК каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, Алабуга, Биектау, Чистай муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре һәм

 Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты, «Мехуборка-Кама» ҖЧҖ вәкилләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары катнашты.

      2019 елга, 2020 елның 1 нче кварталына транспорт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге эшчәнлек һәм 2020 елга планнар турында «Мехуборка-Кама» ҖЧҖ вәкиле Екатерина Уткина хисап тотты.

    Муниципаль башкарма комитетларның вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап тотты. Муниципаль берәмлекләрнең төп проблемаларыннан берсе – юридик оешмалар белән каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча төзелгән килешүләрнең түбән проценты.

   ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова муниципалитетлар җитәкчеләренә каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә финанс чыгымнарының барлык берәмлекләрдә дә исәпкә алынырга тиеш булу сәбәпле, калдыклар барлыкка килә торган барлык берәмлекләрне дә тулысы белән колачларга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International