Коммуналь өлкә тармакларында Россия Федерациясенең тариф сәясәте: өстенлекләр, проблемалар, перспективалар

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре видеоконференцэлемтә режимында «Коммуналь өлкә тармакларында РФ тариф сәясәте: өстенлекләр, проблемалар, перспективалар» дигән доклад презентациясендә катнашты.

Докладта түбәндәгеләр хакында әйтелде:

- федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә тарифларны җайга салу системасындагы казанышлар;

- тарифларны җайга салу проблемалары һәм аларны хәл итү юллары;

- киләчәктә тарифларны җайга салу бурычлары;

  Доклад белән «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты вәкиле Илья Долматов чыгыш ясады.

Презентациядән соң видеоконференциядә катнашучылар доклад буенча фикер алышты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International