Энергетика компанияләре, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренә, электр энергиясен кулланучыларга

2020 елның 26 мае, сишәмбе

«Энергорешение» укыту үзәге 2020 елның 1-5 нче июнь көннәрендә, 2020-2022 елларда электр энергиясе базарында тарифларны җайга салу өлешендә яңа закон актларын реформалаштыру һәм гамәлгә кертү белән бәйле рәвештә, «Россия электр энергетикасын үстерү. 2020-2022 елларда тарифларны җайга салу, технологик тоташтыру, электр энергиясен (егәрлеген) ваклап сату базарлары эше. Законнардагы яңа үзгәрешләр» дигән россиякүләм онлайн конференция уздырырга планлаштыра.

Энергетика компанияләре, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, электр энергиясен кулланучылар катнашу өчен чакырыла.

Россия МФХ, Россия Энергетика министрлыгы вәкилләре докладлар белән чыгыш ясаячак. Катнашучыларны теркәү укыту үзәге сайтында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International