Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев рәислегендә видеоконференция режимында, «Транспэрент Технолоджи» компаниясе катнашында, ТР ТКХ өлкәсен җайга салу, күзәтү һәм сыйфатын һәм үтә күренмәлелеген арттыру процессларында IT-чишелешләрне куллану мөмкинлекләре буенча киңәшмә булды.
Компания вәкиле компания 5 ел дәвамында кайнар су, салкын су, җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итү буенча инженерлык системалары өчен исәпкә алу приборлары буенча платформа эшләү технологияләре белән шөгыльләнүе турында сөйләде, алар платформасының төп функцияләре – тупланган мәгълүматларны белгечләр катнашыннан башка гына җыю, анализлау, шуның нәтиҗәсендә ресурсларны нәтиҗәсез куллану очраклары ачыклана икән. Инженерлык челтәрләренең эш режимында ачыкланган җитешсезлекләре нәтиҗәсендә, платформа коммуналь ресурслардан нәтиҗәле һәм экономияле файдалану, шулай ук аларны тәэмин итү һәм куллануда үтә күренмәлелек өчен чишелешләр бирә.
Александр Груничев «Транспэрент Технолоджи» компаниясе хезмәткәрләре белән бу юнәлештә эшләү өчен кирәкле мәгълүматлар алмашуга җаваплы кешеләрне билгеләде һәм 2 атнадан соң киләсе киңәшмәне билгеләде.