Бөтенроссия гамәли вебинар

2020 елның 22 мае, җомга

2020 елның 25 нче маенда, 10:30 сәгатьтә «Управление ЖКХ» мәгълүмат порталы «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә индексация ысулы белән тарифларны җайга салу үзенчәлекләре» дигән россиякүләм гамәли вебинар оештырачак.

Вебинар эксперты: Гиличинская Ольга Львовна, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Эксперт советы каршындагы Эшче төркем әгъзасы, «ИТЦ Энергоэффект» ҖЧҖ директоры урынбасары.

Фикер алышу темалары арасында:

  • тарифларны җайга салганда индексация методының төп нигезләмәләре;
  • Россия ФТХнең 2019 елның 29 нчы октябрендәге 1438/19 номерлы боерыгы белән кертелгән Россия ФТХ 27.12.2013 ел, № 1746-э боерыгы белән расланган Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә җайга салынулы тарифларны исәпләү буенча методик күрсәтмәләрдәге үзгәрешләрне карау;
     
  • җайга салуның факттагы параметрлары буенча план күрсәткечләреннән тайпылуга бәйле рәвештә НВВ төзәтмәләр кертү (методиканы формулалы тикшерү).

Элемтәләр: Лазарева Елена Игоревна, «Управление ЖКХ» мәгълүмат порталы проектының координаторы, тел: 8-499-372-10-39, моб: 8-903-597-26-60.

Шалтырату бушлай: 8 (800)200-11-81

    Семинар турында тулырак мәгълүматларны һәм чара программасын «Управление ЖКХ» мәгълүмат порталыннан алырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International