Халык өчен су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тариф ни рәвешле формалаша?

2020 елның 22 мае, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә татарстанлыларның еш бирелә торган сорауларына җаваплар бастыруны дәвам итәбез.  Республикада яшәүчеләрнең күбесен су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тарифның ни рәвешле формалашуы кызыксындыра.

   Җавап:

Су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тарифларны формалаштыру түбәндәге норматив хокукый актлар нигезендә гамәлгә ашырыла:

- «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында» 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы федераль закон;

- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу турында» 2013 елның 13 маендагы 406 номерлы карары («Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә бәя кую нигезләре», «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге тарифларны җайга салу кагыйдәләре», «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестицияләнгән капитал күләмен билгеләү һәм аны исәпкә алып бару тәртибен билгеләү кагыйдәләре», «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестицияләнгән капиталның табышлылык нормасын исәпләү кагыйдәләре» белән бергә);

- Федераль тарифлар хезмәтенең 2013 елның 27 декабрендәге 1746-э номерлы боерыгы белән расланган Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә җайга салынулы тарифларны исәпләү буенча методик күрсәтмәләр;

- Федераль тарифлар хезмәтенең 2014 елның 16 июлендәге 1154-э номерлы боерыгы белән расланган Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә җайга салынулы тарифларны раслау регламенты.

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны исәпләү күрсәтелгән хезмәтләр күләмнәреннән һәм кирәкле тулай керем күләменнән (җайга салынулы эшчәнлек төрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле финанс чараларының икътисадый нигезләнгән күләменнән) чыгып гамәлгә ашырыла, ул түбәндәге ысулларның берсе буенча исәпләнә:

1) икътисадый нигезләнгән чыгымнар (сарыфлар) методы. Исәпләмә инвестиция һәм җитештерү программаларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле икътисадый нигезләнгән чыгымнарны (сарыфларны) исәпкә алып гамәлгә ашырыла;

2) индексацияләү ысулы. Исәпләмә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашырганда кулланыла торган товарларга, эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә бәяләр үзгәрүне исәпкә алып башкарыла;

3) инвестицияләнгән капиталның керемлелек ысулы. Тарифларны исәпләп чыгарганда инвестицияләнгән капиталны кире кайтару һәм эшчәнлек чагыштырма куркынычлар белән гамәлгә ашырыла торган башка тармакларга инвестицияләүдән эквивалент керем алу исәпкә алына;

4) аналогларны чагыштыру ысулы. Җайга салынулы оешма эшчәнлеге зонасында җайга салынулы эшчәнлекнең күрсәтелгән төрен хәл итүче җайга салынулы оешмага карата салкын суны транспортлауга, агынты суларны транспортлауга тарифлар билгеләгәндә кулланыла, әгәр бу җайга салынулы оешма тарафыннан эксплуатацияләнә торган салкын су белән тәэмин итү һәм (яки) ташландык суларны агызу челтәрләренең озынлыгы 10 километрдан артмаса, үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм (яки) ташландык суларны агызу системасында – 10 километрдан артмаса. Исәпләмә үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм (яки) ташландык суларны агызу системаларында гарантияле оешманың икътисадый нигезләнгән чыгымнарына һәм җайга салынулы оешма челтәре озынлыгына карап башкарыла.

         Республикада, нигездә, өч ысул кулланыла: бу икътисадый нигезләнгән чыгымнар (сарыфлар) методы, аналогларны индексацияләү һәм чагыштыру ысуллары.

   Еш бирелә торган сорауларга җаваплар «Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International