«Муниципаль районнар эшен бәялибез һәм хөрмәт итәбез»: Александр Груничев каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышын үткәрде

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

      Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды. 

       Киңәшмәдә каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары, «Чиста шәһәр» ҖЧҖ, «ЕРЦ-«Татэнергосбыт» ҖЧҖ, «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «ЦЭСИ» ДБУ, Минзәлә, Тукай, Зеленодольск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.

      2019 елда, быелның 1 нче кварталында транспорт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге эшчәнлек һәм ел ахырына кадәр план турындагы доклад белән «Чиста шәһәр» ҖЧҖ вәкиле чыгыш ясады. Бу компания 21 муниципаль районда һәм Казан шәһәрендә «УК ПЖКХ» ҖЧҖ белән килешү нигезендә хезмәт күрсәтә. Төбәк операторы узган ел транспорт компаниясенә 880 миллион сумга бурычка кергән.

      Муниципаль башкарма комитетларның вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап тотты. Кайбер районнар өчен төп проблемаларның берсе – торак пунктларында юллар булмау. Шул сәбәпле чүп-чар Минзәлә, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында урнашкан берничә бистәдән чыгарылмый.   «Гринта»  ҖЧҖ җитәкчесе Светлана Ярлыченко хәбәр иткәнчә, шуңа бәйле рәвештә, бистәләрдә яшәүчеләрнең гаризалары нигезендә, компания бер ел буе исәпләнгән түләүләрне яңадан карарга тиеш. Ләкин каты коммуналь калдыкларны барыбер дә чыгарырга туры килә: торак пунктларында яшәүчеләр чүп-чарны якындагы контейнер мәйданчыгына алып килә, «Гринта»  компаниясе шуннан калдыкларны полигонга чыгара. Светлана Ярлыченко бу мәсьәләне хәл итүдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничевтан ярдәм сорады. Александр Груничев бу проблеманы Татарстан Хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

       «ЕРЦ-«Татэнергосбыт» ҖЧҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча 1 майдан 19 майга кадәр халыктан алынган түләүләр турында хәбәр итте: түләү дәрәҗәсе 35% тәшкил иткән, бу исә, апрель ае белән чагыштырганда, 17%ка кимрәк (52%).

      Киңәшмә барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе муниципаль хакимият органнарының каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсен түбәндәгечә билгеләп үтте: «Муниципаль районнар эшен бәялибез һәм хөрмәт итәбез. Килеп туган проблемаларны хәл итү өчен күп эшләнә. Рәхмәт сезгә».  

Тэги: ТКХ штаб
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International