Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында «Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан һәм татарстанлылар: балалар күзлегеннән – сугыш» дигән күргәзмәдә катнашучылар бүләкләнде. Экспозиция Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында оештырылган иде.
Җиңү турында хәтер галереясе һәм балалар рәсемнәре күргәзмәсе 6 нчы майда ачылды. Күргәзмәдә Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең гаилә әгъзаларының эшләре тәкъдим ителде. Иң нәни катнашучыга 4 яшь. Актив катнашканнары өчен нәни рәссамнарга ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С.Груничев имзалаган грамоталар тапшырылды. Илдәге санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, грамоталар ата-аналар – Дәүләт комитеты хезмәткәрләре аша җиткерелде.