«Каты коммуналь калдыкларга транспорт чыгымнарын билгеләүне камилләштерү»: ай саен чыга торган эшлекле «Коммунальный комплекс России» журналында Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллинаның мәкаләсе басылып чыккан

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

«Коммунальный комплекс России» эшлекле журналының 2020 елның 4-5 номерларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллинаның «Каты коммуналь калдыкларга транспорт чыгымнарын билгеләүне камилләштерү» дигән мәкаләсе басылып чыккан. Мәкаләдә каты коммуналь белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының бердәм тарифларын җайга салу барышында барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр карала. Транспорт чыгымнарының бердәм тарифлар дәрәҗәсенә сизелерлек йогынты ясавы турында билгеләп үтелә. Россиядәге каты коммуналь калдыклар базарының торышы анализлана. Транспорт чыгымнарын билгеләүгә якын килү максатларында гамәлдәге федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр җиткерелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International