Видеоконференцэлемтә режимында Түбән Кама җылылык белән тәэмин итү схемасы тикшерелде

2020 елның 15 мае, җомга

Бүген Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты һәм районның җылылык белән тәэмин итүче оешмалары вәкилләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Елена Мартынова һәм бүлекнең әйдәүче консультанты Алсу Насыйрова катнашты.

 Башкарма комитет Түбән Кама шәһәренең җылылык белән тәэмин итү схемасын актуальләштерү буенча эш алып бара, шуңа бәйле рәвештә киңәшмәдә 2021 елга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар өчен тариф нәтиҗәләрен фаразлау турында фикер алыштылар. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром билгеләп үткәнчә, шәһәрнең җылылык белән тәэмин итүче предприятиеләре киләсе елга тарифлар билгеләү өчен гариза тапшырган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International