Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды.
Киңәшмәдә «ЕРЦ- «Татэнергосбыт» ҖЧҖ, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР идарәсе, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Әтнә, Алабуга, Лаеш һәм Чирмешән муниципаль районнары башкарма комитетлары, каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары вәкилләре катнашты.
«ЕРЦ- «Татэнергосбыт ҖЧҖ вәкиле апрель ае өчен халыктан каты коммуналь калдыклар белән эш иткәнгә түләүләр алу турында хәбәр итте. Компания мәгълүматларына караганда, чүп чыгарган өчен җыемнар дәрәҗәсе 96,2% кадәр кимегән. Март аенда бу күрсәткеч 103,14% булган.
Әтнә, Лаеш, Чирмешән районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекләре турында сөйләде. Кайбер районнарда проблемалар бар. Әйтик, Лаеш районында 13 торак пунктта чүп-чар чыгарылмый. Биш торак пунктта беркем дә теркәлмәгән, ә калганнарында контейнер мәйданчыклары юк – төп сәбәбе шул. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев йөкләмәсе буенча башкарма комитет ай ярым эчендә каты коммуналь калдыкларны чыгару проблемасын хәл итәргә тиеш. Ә халык теркәлмәгән бистәләргә килгәндә, хезмәтләр күрсәтү өчен түләү счетларын күчемсез милек хуҗаларына тапшырырга кирәк.
Чирмешән районында да шундый ук проблема бар: 1244 шәхси счет буенча түләүләр түләнмәгән. Сәбәбе – йә күчемсез милек хуҗасы вафат булган, яисә йортта беркем дә яшәми. Нәтиҗәдә 600 мең сумлык бурыч җыелган. Александр Груничев «ЕРЦ- «Татэнергосбыт» ҖЧҖ оешмасына әлеге мәгълүматны тикшерергә һәм проблеманы хәл итү юлын табарга кушты.
Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, төбәк операторы каты коммуналь калдыкларны чыгару графигын үтәми. Мондый тәртип Дәүләт комитеты рәисе тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Александр Груничев билгеләп үткәнчә, график үтәлергә тиеш. Күпфатирлы йортларның контейнер мәйданчыкларыннан чүпне атнага 2 тапкыр түгел, ә җәйге график буенча көн саен чыгарырга кирәк. Калдыкларны көн саен чыгару тарифта исәпкә алынган.
«Гринта» ҖЧҖ җитәкчесе Светлана Ярлыченко хәбәр иткәнчә, районда контейнерлар җитми. Тулысынча тәэмин итү өчен республика бюджетыннан өстәмә финанслау кирәк. Светлана Ярлыченко чүп чыгару графигын үтәүгә бәйле башкарма комитет мәгълүматын тикшерәчәкмен, дип ышандырды.
Александр Груничев искәртеп узганча, 2021 елгы тариф кампаниясенә гаризалар кабул итү вакыты 15 нче июньгә кадәр озайтылды. Норматив документларны түбәндәге сылтамалар буенча карарга була:
https://kt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2325699.pdf ,
https://kt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2329651.pdf .