Төбәк операторы каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә тарифларны үзгәртергә хокуклымы?

2020 елның 12 мае, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге тарифлар турында күп сораулар килә. Еш бирелә торган сорауларның берсе: каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләргә түләү исәпләгәндә Дәүләт комитеты билгеләгән тарифтан үзгә тариф кулланыла аламы?

   Җавап:

     Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы закон нигезендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә чик тарифларны раслау җайга салу органнары вәкаләтләренә керә, шулай ук, билгеләнгәнчә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләре яклар килешүендә билгеләнгән бәяләр буенча гамәлгә ашырыла, ләкин каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыру өчен тарифларны җайга салу өлкәсендә вәкаләтле РФ субъектлары башкарма хакимият органнары билгеләгән чик тарифларны арттырмаска тиеш.

     Шулай итеп, югарыда күрсәтелгән нормалар нигезендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге төбәк операторы билгеләнгән тарифтан түбәнрәк бәяне куллана ала.

   Тарифлар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2019 елның 19 декабрендәге 11-55/тко номерлы карары  һәм 11-54/тко номерлы карары белән билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International