Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары

2020 елның 10 мае, якшәмбе

 ТР Тарифлар  буенча дәүләт комитеты ел  дәвамында үз хезмәткәрләренең  Бөек Ватан сугышында катнашкан  туганнары турында сөйләвен дәвам  итәчәк. Михаил Колесников (фотода  сул якта) һәм Илья Чернышев (фотода  уң якта) турында сүз барачак.  

   Колесников Михаил Алексеевич (1909 ел – хәбәрсез югалган) – Чернышев Илья Анисимович (1911-1979 еллар) – ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшләр идарәчесе Ольга Шәрәфетдинованың бабалары.

Михаил Алексеевич Кызыл Армиядә 1932 елдан Ленинград өлкәсендә хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышы вакытында 99нчы хәрби часть взводы командиры була.

1941 елның октябрендә беренчеләрдән  булып Кызыл Армиянең аерым  чаңгы батальоннарына алына.

1942 елның сентябрендә  аягы яралана.

Дәваланганнан соң Карелия фронтына чаңгы батальонына җибәрелә.

1943 елның февралендә хәбәрсез югала.

   Илья Анисимович  Дон фронтында 47 нче гвардия укчылар  дивизиясенең 799 нчы полкында рядовой булып хезмәт итә.

1942 елның мартыннан башлап 1944 елның гыйнварына кадәр Кызыл  Армия сафларында хезмәт итә. Хәрби задание үтәгәндә 1943 елның 8 нче сентябрендә яралана.

Бөек Ватан сугышында алман илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы белән «СУГЫШЧАН КАЗАНЫШЛАР ӨЧЕН» медале белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International