2020 елның 6 нчы маенда читтән торып Идарә утырышы узды

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Бүген беренче мәртәбә читтән торып Идарә утырышы узды, Идарә әгъзалары түбәндәге мәсьәләләрне карады:

 1. Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең Әҗмәкәй авылында «Подсолнухи» микрорайоны кулланучылары өчен «Коммунальные сети-Татарстан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте буенча эчә торган суга 2020 елга тарифлар билгеләү.

 

2.  Казан шәһәрендәге 165 нче урта гомуми белем бирү объектын «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләү билгеләү.

 

3. Казан шәһәрендәге 165 нче урта гомуми белем бирү объектын «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга түләү билгеләү.

 

4. Казан шәһәре «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына «Ак таш» ҖЧҖ объектын тоташтыруга түләү билгеләү турында.

 

5. Казан шәһәре «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына «Ак таш» ҖЧҖ объектын тоташтыруга түләү билгеләү турында.

 

     Эчәргә яраклы суга тарифлар, шулай ук үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системаларына тоташтыру һәм үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системаларына тоташтыру өчен түләү билгеләү Идарә тарафыннан Дәүләт комитеты исәпләгән күрсәткечләр дәрәҗәсендә кабул ителде.

 

     Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

   ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты утырышының 06.05.2020 ел, № 6 көн тәртибе буенча тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча алырга мөмкин:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International