Җайга салынулы оешмалар игътибарына: 2021 елга тарифлар билгеләү турындагы тәкъдимнәр 15 июньгә кадәр кабул ителә

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

     Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2021 елга Россия Федерациясе субъектлары буенча Бердәм энергетика системасы кысаларында электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүнең җыелма фараз балансын формалаштырганда, бәяләрне (тарифларны) һәм аларның 2021 елга билгеләнгән чик (минималь һәм (яки) максималь) дәрәҗәләрен дәүләт тарафыннан җайга салганда һәм мәгълүмат ачканда махсус сроклар билгеләү турында» 2020 елның 30 нчы апрелендәге 622 номерлы карары нигезендә 2021 елга тарифлар билгеләү турындагы тәкъдимнәрне тапшыруда вакытны кичектереп тору мөмкинлеге билгеләнгән.      

      Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә тарифларны җайга салуның гамәлдәге кагыйдәләре 2020 елның 1 нче маена кадәр Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына тарифларны билгеләү турында тәкъдимнәр бирүне күздә тота иде.

     Кичектереп тору турында кабул ителгән карар нигезендә мәгълүматны законнарда билгеләнгән датадан башлап 45 көн эчендә – 2020 елның 15 нче июненә кадәр тапшырырга мөмкин булачак.

Тэги: тарифлар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International