ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина һәм су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы Нәфисә Белалеева ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты, «Татэнергосбыт» ААҖ һәм җайга салынулы оешмалар вәкилләре белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә Зеленодольск муниципаль районының Осиново авыл җирлегендә яшәүчеләрне су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу мәсьәләсе каралды.
Хәзерге вакытта су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларын, халыкка тагын да сыйфатлырак хезмәт күрсәтү өчен, бер милекчегә тапшыру мәсьәләсе хәл ителә. Моңарчы халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтеп килгән оешма хәзерге вакытта бөлгенлек процедурасын уза.