Видеоконференция режимында дача сезоны башлануга әзерлек буенча киңәшмә узды

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференцэлемтә режимында дача сезоны башлануга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәнең модераторы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды. Киңәшмәдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнашты.

    Республика районнарының коммерциясез бакчачылык ширкәтләре (СНТ) рәисләре Президентка, бакчачыларның төрле проблемалары өчен борчылып, аларны хәл итүдә катнашуы өчен рәхмәт белдерде, шулай ук бакчачылар өчен профильле министрларга һәм ведомство вәкилләренә хуҗалык һәм инфраструктура проектларын агымдагы алып бару һәм үстерү буенча актуаль сораулар да җиткерелде.

    ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенә шулай ук шәһәр территориясендә урнашкан коммерциясез бакчачылык ширкәтләре өчен (авыл торак пунктлары кебек үк) электр энергиясенә ташламалы тариф билгеләү мөмкинлеген карау үтенече юлланды. Әлеге мәсьәлә каралачак һәм нигезле карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International