Видеоконференцэлемтә режимында Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек планы турында фикер алыштылар

2020 елның 17 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан АССРның 100 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.  Киңәшмәдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова катнашты.

     Министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре юбилейны бәйрәм итүгә әзерлек буенча агымдагы елның 30 нчы апреленә кадәр эш планнары турында хәбәр итте. Барлыкка килгән санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә чаралар online-режимда уза: социаль медиа чараларында виртуаль күргәзмәләр, театр тамашалары, документаль фильмнар урнаштырыла, мастер-класслар уздырыла.

     ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан АССРда тарифлар билгеләү тарихы буенча архив документлары урнаштыра. Тарихи документлар яңалыклар тасмасында, шулай ук «Тариф сәясәте тарихы» бүлекчәсендә һәм социаль медиа чараларында урнаштырыла.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International