Россиядә яңа төбәк яңалыклары агентлыгы – «Россия төбәкләре яңалыклары» мәгълүмат агентлыгы эшли башлаган. Аны оештыручылар: «Россия яңалыклары» агентлыгы һәм «Россиянең икътисадый сәясәте» журналы редакциясе.
Әлеге мәгълүмат ресурсында төбәк һәм муниципаль идарә органнары, учреждениеләр, предприятиеләр һәм эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге оешмалар түләүсез һәм оператив рәвештә мәгълүмат урнаштыра ала. Актуаль материалларны урнаштыру өчен порталда теркәлергә кирәк.