Министрлар Советы 1958 елның 2 октябрендәге 483 номерлы карары

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

 

   1958 елның 2 нче октябрендә Татарстан АССР Министрлар Советы Алабуга шәһәрендә яшәүчеләр өчен электр энергиясенә һәм Чистай шәһәрендә яшәүчеләр өчен суга тарифларны киметү турында карар кабул итә.

  Алабуга шәһәре халкына җибәрелә торган электр энергиясенә һәм Чистай шәһәрендә яшәүчеләргә җибәрелә торган су буенча суүткәргечкә тарифларны киметү турында Татарстан АССР Коммуналь хуҗалык министрлыгы мөрәҗәгатен һәм Алабуга һәм Чистай шәһәрләре эшче хезмәткәрләр депутатлары советлары карарын тикшереп, Татарстан АССР Министрлар Советы КАРАР чыгара: 1959 елның 1 нче гыйнварыннан башлап халыкка җибәрелә торган электр энергиясе өчен бер киловатт/сәгать өчен 40 тиен күләмендә һәм 1959 елның 1 нче гыйнварыннан башлап Чистай шәһәрендәге кулланучыларга җибәрелгән су өчен 75 тиен күләмендә уртача тариф билгеләргә.

Документ белән тулырак итеп Сез әлеге сылтама буенча таныша аласыз:

http://kt.tatarstan.ru/rus/istoriya-tarifnoy-politiki-v-respubliki-tatarstan.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International