ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре белән видеоконференцэлемтә режимында Зеленодольск муниципаль районының Осиново авыл җирлегендәге коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрнең бөлгенлеккә төшүенә бәйле мәсьәлә буенча узган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә шулай ук Зеленодольск районы Башкарма комитеты, «Татэнергосбыт» ААҖ, җайга салынулы оешмалар вәкилләре дә катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә: Осиново авыл җирлегендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларын «Водоканал» МУП, «РСК» ҖЧҖ, «ЗВКС» АҖ кебек зур предприятиеләрнең берәрсенә тапшыру мөмкинлеген бәяләү.
Фикер алышу барышында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларын тапшыруга кагылышлы берничә мәсьәлә барлыкка килде, чөнки хәзерге вакытта мөлкәт тиешенчә рәсмиләштерелмәгән. Шуңа бәйле рәвештә Зеленодольск районы Башкарма комитетына, алга таба файдалану өчен ресурс белән тәэмин итүче оешмага тапшырып, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуның барлык технологик чылбырында катнаша торган объектларның тулы комплексын муниципаль милеккә тапшыру мәсьәләләрен хәл итү йөкләмәсе бирелде.