Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар буенча эшче штабның чираттагы утырышы булды

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

      Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова җитәкчелегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасына бәйле мәсьәләләрне карау буенча эшче штаб утырышы булды.

       Лилия Борисова Дәүләт комитеты тарафыннан соратыла торган, иң беренче чиратта 2019 ел һәм быелның беренче кварталы өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларына кагылышлы мәгълүматны үз вакытында җиткерү зарурлыгына күрсәтте.  Моннан тыш, төбәк операторлары хезмәт күрсәтелә торган зоналар, шул исәптән һәр муниципаль район буенча да, контейнерлар белән тәэмин итү программаларын эшләргә тиеш.

       Әгерҗе, Азнакай, Сарман, Мөслим муниципаль районнары Башкарма комитетлары җитәкчеләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә үзләренең эшчәнлеге турында хисап тотты. Сарман районы вәкиле каты коммуналь калдыкларны туплау мәйданчыкларын тәэмин итү программасы кысаларында аяк белән басып ачыла торган заманча контейнерлар урнаштыру турында сорады, чөнки балаларга һәм өлкәннәргә контейнер капкачларын ачуы авырга туры килә. Нәтиҗәдә чүпле капчыклар җирдә калдырыла икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International