Электр челтәрләре оешмалары игътибарына – 2021 елга тарифлар билгеләү турында тәкъдимнәр кабул итү тәртибе турында

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Агымдагы санитар-эпидемиологик хәл аркасында, 2021 елга бәяләр (тарифлар) билгеләү (төзәтмәләр кертү) турындагы тәкъдимне, электр энергетикасы өлкәсендә гамәлдәге законнарга туры китереп нигезләүче документлар белән, Дәүләт комитетына киләсе тәртиптә җибәрергә кирәк:

- Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының «Электрон Хөкүмәт» бердәм ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасы аша – тарифлар билгеләү турында гариза;

- Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлау һәм анализлау буенча бердәм мәгълүмати-аналитик системасы (ТР БДАМС системасы) аша система аша җибәреләчәк һәм Дәүләт комитеты сайтында «Тариф кампаниясе» бүлегендә урнаштырылачак шаблоннар форматында – производство программасы (НВВ исәпләмәсе, электр энергиясе һәм куәте балансы, У.Е. исәпләмәсе);

- ТР БДАМС системасы аша, системадагы «документларны саклау урыны»на кертеп һәм система аша җибәреләчәк шаблон форматында, кертелгән документларга сылтамалар кую юлы белән – электрон рәвештә производство программасын нигезли торган документлар тупланмасы;

- почта аша, курьер хезмәте ярдәмендә, яисә санитар-эпидемиологик хәл яхшыргач һәм барлык чикләүләр бетерелгәннән соң, мөстәкыйль рәвештә – кәгазь документлар тупланмасы.

Тулырак мәгълүмат һәм тапшыру формалары «Эшчәнлек» → «Тариф кампаниясе» → «Тариф кампаниясе 2021» → «Электр энергиясе» бүлегендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International