Бөек Ватан сугышында Җиңгәннән соң, бары 1949 елда гына чираттагы мәртәбә электр энергиясенә тарифлар үзгәртелә. Электр энергиясенә тарифлар РСФСР Министрлар Советы тарафыннан билгеләнә, аның нигезендә ТАССР Министрлар Советы республика өчен тарифлар раслый.
Тарифлар шулай ук төркемнәр буенча дифференциацияләнә: иң түбән бәя 2 нче төркем буенча 1 киловатт/сәгать өчен 80 тиен тәшкил иткән, әлеге төркемгә урам яктырту, тимер юлларны һәм трамвай юлларын яктырту, тимер юл һәм елга вокзалларын, автобус һәм троллейбус станцияләрен, пристаньнәрне, аэродромнарны һәм аэропортларны, хәрби казармаларны, балалар бакчаларын һәм яслеләрне, балалар йортларын, балалар театры һәм кино, пионер йортларын яктырту хезмәтләре кергән. 6 нчы төркем буенча 1 киловатт/сәгать өчен иң югары бәя – 536 тиен булган, әлеге төркемгә сәүдә биналарын, рестораннарны, сыра, кафе һәм кабымлык урыннарын, ипподромнарны яктырту хезмәтләре кергән.
Халык, аерым алганда, фатир, тулай торакларда яшәүчеләр өчен, шулай ук колхоз һәм совхозларда торак йортларны яктырту, ишегалларын, баскычларны һәм йорт идарәләренең номер фонарьларын яктырту бәясе 1 киловатт/сәгать өчен 90 тиен булган.
Шулай ук карар нигезендә электр энергиясенә билгеләнгән тарифларга нинди дә булса максатчан өстәмәләр һәм аерым җыемнар алуны туктату һәм юл куймау таләбе дә билгеләнгән.