Җайга салынулы оешмалар игътибарына – 2021 елга тарифлар билгеләү турында тәкъдимнәр кабул итү тәртибе турында

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты), агымдагы санитар-эпидемиологик хәл аркасында, түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча тариф эшен башлап җибәрү өчен кирәкле документларны Дәүләт комитетына киләсе тәртиптә җибәрергә кирәк:

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының «Электрон Хөкүмәт» бердәм ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасы аша – тарифлар билгеләү турында гариза;

Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлауның һәм анализлауның бердәм мәгълүмат-аналитика системасы (БДАМС) аша – БДАМС үрнәге форматындагы производство программасы;

ТР БДАМС аша кертелгән, махсус шаблоннарда, ТР БДАМС аша җибәреләчәк, шулай ук Дәүләт комитетының «Тариф кампаниясе» бүлегендә урнаштырылачак документларга сылтама ясау юлы белән, ТР БДАМС аша – электрон рәвештәге производство прграммасын раслый торган документлар тупланмасы;

почта аша юллап, курьер ярдәмендә яки санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырып, барлык чикләүләр бетерелгәннән соң мөстәкыйль рәвештә – кәгазь документлар җыелмасы (мәгълүмат тапшыруга карата һәм мәгълүмат хаты таләпләрен исәпкә алып).

Оешма тарафыннан яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау буенча чаралар күрелгән (читтән торып эшләү оештырылган) һәм тариф эшләрен тарифларны билгеләү турындагы тәкъдимнәрне җиткерү графигы нигезендә тапшыру мөмкинлеге булмаган очракта, тарифларны билгеләү турындагы тәкъдимнәр җиткерү графигында билгеләнгән тариф эшен тапшыру вакыты җиткәнчегә кадәр Дәүләт комитетына рәсми хат белән хәбәр итәргә (мәсәлән, боерык күчермәсен җибәрергә) кирәк.

Мәгълүмат хаты: 08.04.2020 № ЛХ-26/1510/2020

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International