1940 елда электр энергиясе тарифлар

2020 елның 10 апреле, җомга

2020 елда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүгә 100 ел тула. Юбилей датасына бәйле рәвештә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белән берлектә, элек гамәлдә булган тарифлар һәм бәяләр турындагы архив документларын әзерләде.

   1940 елда электр энергиясенә булган тарифлардагы үзгәрешләр РСФСР Халык Комиссарлары Советы тарафыннан билгеләнгән, шуның нигезендә ТАССР Халык Комиссарлары Советы республика өчен тарифлар раслый торган булган.

   Әлеге арттыру элек, 1938 елда билгеләнгән тарифтан соң 2 ел узгач кабул ителгән булган. Арттыру барлык төркемнәрне (+25%), сәнәгать предприятиеләрен (+15%) һәм суүткәргечләрне (+20%) яктырту максатларында билгеләнгән чик дәрәҗәләрне узмаган. Халык Комиссарлары Советы карары кушымтасында тарифларны арттыруның ТАССРның кайсы шәһәрләре өчен билгеләнгән булуы, һәркем өчен аларның бәясе, шулай ук яктырту төркемнәренең төгәл классификациясе дә күрсәтелгән. Алабуга һәм Бөгелмә шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен иң түбән тариф булган һәм, яктырту төркеменә карап, 1 киловатт/сәгать өчен 41 (6 төркем) – 200 (4 төркем) тиен тәшкил иткән, иң югары тариф Буа һәм Минзәлә шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен: 1 киловатт/сәгать өчен 60 (6 төркем) – 311 (4 төркем) тиен булган. Сәүдә биналарын, складларны, рестораннарны, кафе һәм фотоларны яктырту өчен аеруча югары тариф кулланылган. Электр энергиясе өчен тарифларга нинди дә булса өстәмәләр куллану һәм счетчикларны прокатка алган яки аларны тикшергән өчен аерым акча җыю карар нигезендә катгый тыелган.    

Документлар белән тулырак итеп Сез әлеге сылтамалар буенча таныша аласыз:

https://www.instagram.com/p/B-zC8WupeAs/?igshid=l106wtsbkkp

https://ok.ru/profile/577765845982/statuses/151323671716062

https://vk.com/wall547914513_143

http://kt.tatarstan.ru/rus/foto.htm/photoreport/6381859.htm

         ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1940 елның 25 маендагы 277 номерлы карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International