Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасына бәйле мәсьәләләрне карау буенча эшче штаб утырышы булды.
Александр Груничев каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча тупланган урыннарыннан каты коммуналь калдыкларны зур күләмдә чыгаруны күздә тоткан җәйге графикка күчәргә кирәклеге хакында билгеләп үтте. 10 нчы апрельгә кадәр төбәк операторлары каты коммуналь калдыклар чыгаруның яңа графиклары буенча хисап тотарга тиеш.
Саба, Менделеевск, Зәй һәм Кайбыч муниципаль районнары вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекләре турында хисап тотты. Башкарма комитет җитәкчеләре проблемалар: тузган контейнерлар, бара торган юлларның начар булуы, моның өчен махсус техника кирәклеге турында сөйләде. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченкога әлеге проблеманы хәл итү проектын әзерләү хакында сорап мөрәҗәгать итте.
«УК «ПЖКХ» ҖЧҖ һәм «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторлары вәкилләре санитар-эпидемиологик хәл шартларында үз эшчәнлекләре турында хисап тотты.