Дәүләт комитеты хезмәткәрен пенсиягә озату тантанасы булды

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

     

   Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында финанс исәбе, кадрлар һәм  дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Фәнзия Йосып кызы Абашеваны лаеклы ялга озаттылар.

         Фәнзия Йосып кызы Дәүләт комитетында 2011 елның 1 ноябреннән бирле эшләде. Хезмәт эшчәнлеге дәверендә Татарстан Республикасы Президенты указы белән, Татарстан Республикасының бердәм бәя һәм тариф сәясәтен үстерүдәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» исеменә лаек булды, Татарстан Республикасы финанс системасы органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен аңа Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау грамотасы, шулай ук Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Мактау грамоталары бирелгән.  Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, рәхмәт сүзләрен җиткереп, Фәнзия Йосып кызының Дәүләт комитеты эшенә керткән өлешен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International