«Кодекс» консультацияләр үзәге Электр энергетикасы буенча россиякүләм гамәли вебинар үткәрә

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

2020 елның 23 нче апрелендә «2020 елда электр челтәрләре оешмалары: ТАЛӘПЛӘР, КРИТЕРИЙЛАР ҺӘМ ТАРИФ ЧИКЛӘҮЛӘРЕ» темасына онлайн-трансляция узачак.

 

  Вебинар программасында:

- 2020 елда тарифларны билгеләүдә яңа чикләүләр;

- 2020 елда электр энергиясен тапшыру тарифлары;

- чик тарифларны арттыру;

- 2020 елда ТСОның яңа критерийлары;

- 2020 елдан башлап челтәр өлкәсендә эталон чыгымнары;

- электр челтәрләре объектлары хуҗаларына компенсацияләр;

- челтәр оешмаларының инвестиция программалары;

- 2020 елда аралаш субсидияләү;

  Вебинарны алып баручылар:

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Электр энергетикасын җайга салу идарәсенең күпләп сату базарын контрольдә тоту бүлеге башлыгы, электр челтәре эшчәнлегендә тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча эксперт – ПАЛЬЯНОВ Максим Николаевич.

Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының әйдәп баручы эксперты, «Энергетика инфраструктурасының һәркем өчен мөмкин булу дәрәҗәсен арттыру» чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем әгъзасы – ПЕРШИН Дмитрий Александрович.

Электр челтәрләре һәм энергия саклау оешмалары, электр энергиясен кулланучы предприятиеләр, тарифларны җайга салуның төбәк органнары җитәкчеләре һәм белгечләре трансляциягә чакырыла.

Катнашучыларны теркәү (903) 249-63-03 телефоны яки zhilczova.79@list.ru электрон почтасы аша башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International