2020 елның 1-6 нчы июнь көннәрендә Сочи шәһәрендә «2020 елда ТКХ тарификациясенең актуаль мәсьәләләре. Тарифлар формалаштырганда эталон алымы» темасына гамәли семинар узачак.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр:
- ТКХ өлкәсендә тарифларны норматив-хокукый җайга салудагы яңалыклар;
- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салуда соңгы үзгәрешләр;
- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны формалаштыргандагы яңалык;
- җылылык, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу тарифларын формалаштыруда эталон алымы;
- җайга салынулы оешмаларның инвестиция эшчәнлеге;
- коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә монополиягә каршы җайга салу, челтәрләргә тоташтыру тәртибен бозуда монополиягә каршы хәтәрлекләр.
Семинар эшендә ТКХ икътисад институты вәкиле, ТКХ мәсьәләләре буенча Бөтендөнья банкы эксперты, ТКХ өлкәсендә методик күрсәтмәләр һәм ГОСТлар әзерләүче зат катнашачак.
Катнашу өчен торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, тарифларны җайга салу буенча төбәк органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук җирле үзидарә органнарының профильле бүлекчәләре чакырыла.
Семинарда катнашу мәсьәләләре буенча:
тел. 8(965)186-64-75 электрон почта адресы: knyazeva@seminar-inform.ru