Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты), агымдагы санитар-эпидемиологик хәл аркасында, түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Дәүләт комитеты сайтының  «Эшчәнлек» → «Тариф кампаниясе» → «Тариф кампаниясе 2021» → «Тоташтыру (технологик ялгау)» бүлегендә урнаштырылган 2021 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга тарифлар билгеләү турында тәкъдимнәр тапшыру графигы нигезендә, җайга салынулы оешмаларга 2020 елның 15 апреленнән башлап тарифлар билгеләү турында тәкъдимнәр тапшырырга тәкъдим ителде.

2019 ел өчен җылылык белән тәэмин итү системасына, электр энергиясе һәм газ бүлү челтәрләренә тоташтыруга (технологик ялгауга) кагылышлы үтәлгән килешүләр буенча фактик белешмәләрне Дәүләт комитеты сайтының  ​  сайтының  «Эшчәнлек» → «Тариф кампаниясе» → «Тариф кампаниясе 2021» → «Тоташтыру (технологик ялгау)» бүлегендә урнаштырылган графикларга туры китереп тапшырырга киңәш ителә.

Шул ук вакытта, кешеләр күпләп җыелу очракларын булдырмау максатында, Дәүләт комитеты бинасына керү чикләнгән. Дәүләт комитеты, мөмкин булганча, Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлауның һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасы (ЕИАС РТ) аша, мәгълүматның электрон чыганакларында, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының электрон документлар әйләнеше буенча «Электрон хөкүмәт» бердәм ведомствоара системасы аша бәя (тариф) гаризасы документларын электрон рәвештә кабул итүгә күчү турында карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International