Җайга салынулы оешмалар игътибарына – 2021 елга тарифлар билгеләү турында тәкъдимнәр кабул итү тәртибе турында
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты), агымдагы санитар-эпидемиологик хәл аркасында, түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Дәүләт комитеты kt.tatarstan.ru сайтының «Эшчәнлек» → «Тариф кампаниясе» → «Тариф кампаниясе 2021» бүлегендә урнаштырылган 2021 елга тарифлар билгеләү турында тәкъдимнәр тапшыру графигы нигезендә, җайга салынулы оешмаларга 2020 елның 13 апреленнән башлап тарифлар билгеләү турында тәкъдимнәр тапшырырга тәкъдим ителде.
Шул ук вакытта, кешеләр күпләп җыелу очракларын булдырмау максатында, Дәүләт комитеты бинасына керү чикләнгән.
Дәүләт комитеты, мөмкин булганча, Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының тарифларын фаразлауның һәм анализлауның бердәм мәгълүмат-аналитик системасы (ЕИАС РТ) аша, мәгълүматның электрон чыганакларында, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының электрон документлар әйләнеше буенча «Электрон хөкүмәт» бердәм ведомствоара системасы аша бәя (тариф) гаризасы документларын электрон рәвештә кабул итүгә күчү турында карар кабул итте.
26.03.2020 № ЛХ-26/1353/2020 мәгълүмат хаты
26.03.2020 № ЛХ-26/1352/2020 мәгълүмат хаты