Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром Идарә утырышын үткәрде, анда комиссия әгъзалары түбәндәге мәсьәләләрне карады:
1.Казан шәһәренең «Водоканал» МУП ташландык суларны агызу буенча үзәкләштерелгән системасына һәм салкын су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасына тоташтыруга түләү билгеләү.
2. Яр Чаллы шәһәренең «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ ташландык суларны агызу буенча үзәкләштерелгән системасына һәм салкын су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасына тоташтыруга түләү билгеләү.
3.Түбән Кама шәһәренең «Су үткәрү-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖнең салкын су белән тәэмин итү буенча үзәкләштерелгән системасына тоташтыруга түләү билгеләү.
4. Алабуга шәһәренең «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләү билгеләү.
5. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 10.10.2013 ел, № 6-26/тп карарын гамәлдән чыккан дип тану турында.
6. Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә һәм Актаныш муниципаль районының Актаныш авылында пассажирларны һәм багажны автомобиль транспорты белән даими йөртүгә чик дәрәҗәдә максималь тарифлар билгеләү.
Ташландык суларны агызу системаларына тоташтыру һәм салкын су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системаларына тоташтыру өчен түләү билгеләү Идарә тарафыннан Дәүләт комитеты исәпләгән күрсәткечләр дәрәҗәсендә кабул ителде, шулай ук автомобиль транспортында пассажирлар һәм багажны даими йөртүгә тарифлар Дәүләт комитеты тарафыннан исәпләнгән кыйммәтләр дәрәҗәсендә кабул ителде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 10.10.2013 ел, №6-26/тп карары үз көчен югалткан дип танылды.
Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышының 25.03.2020 ел, № 5 көн тәртибе буенча тулырак мәгълүматны сез әлеге сылтама буенча белешә аласыз: http://kt.tatarstan.ru/rus/povestki.htm .