Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте конкурс нигезендә яки хосусый инициатива тәртибендә концессия килешүләре төзелгәндә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге тарифларны җайга салуның дәвамлы параметрлары методын һәм аларның күрсәткечләрен килештерү тәртибен билгеләгән.
«Әлеге тәртипне билгеләү процесста катнашучылар өчен аңлаешлырак, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән килешүләр төзү процедурасын, тарифлар билгеләү механизмын үтә күренмәле итәргә тиеш», - дип ассызыклады Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җайга салу идарәсе башлыгы Алексей Матюхин.
Бу хакта тулырак Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең сайтында.