Килештерү комиссиясе белән Идарә утырышларында Зеленодольск районы өчен ике компонентлы тариф кабул ителде

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина Килештерү комиссиясе белән Идарә утырышын уздырды, анда комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «2020 елга «Осиново  җылылык белән тәэмин итү оешмасы» ҖЧҖ өчен кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системасында кайнар суга тарифлар билгеләү турында» 2019 елның 13 декабрендәге 10-211/кс номерлы карары кушымтасына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне карады. 

      Зеленодольск муниципаль районының Осиново авыл җирлеге кулланучылары өчен кайнар су белән тәэмин итүгә тарифлар әлеге карар нигезендә салкын су компонентыннан һәм җылылык энергиясе компонентыннан ике компонентлы тариф рәвешендә билгеләнгән.

      Әлеге карар кабул ителгән вакытка Зеленодольск муниципаль районының Осиново авыл җирлеге өчен салкын су компоненты буларак кайнар суга ике компонентлы тарифта кулланыла торган салкын су тарифлары билгеләнмәгән булган.

      Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «2020 елга «Водоканал Сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифлар билгеләү турында» 2020 елның 04 мартындагы 12-4/кс номерлы карары басылып чыгуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2020 елга «Осиново  җылылык белән тәэмин итү оешмасы» ҖЧҖ өчен кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системасында кайнар суга тарифлар билгеләү турында» 2019 елның 13 декабрендәге 10-211/кс номерлы карары кушымтасына, кайнар су өчен расланган ике компонентлы тарифка салкын су компонентын өстәп, үзгәреш кертү таләп ителә иде.

      Әлеге мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде, ул Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырылачак һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International